Җәмигъ мәчете төзелеше буенча пресс-конференция узды

18 нче июль көнне Яр Чаллы шәһәренең мэриясендә Җәмигъ мәчете төзелеше буенча пресс-конференция булып узды. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәксчесе Уел Галим улы Хөсәинов үзләренең чыгышларында 2017 ел эчендә купме эш эшләнгәнлеген һәм финанс ягыннан керем-чыгым турында мәгълүмәтне әйтеп үттеләр. Узган ел әйләнәсендә барлыгы 26 миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылган һәм идән асты өлеше тәмамланган. Ләкин кулланган акчаның 10 млн. сумы төзү фирмасыннан бурыч формасында алынган. Уел Галим улы әйтүенчә, манараларсыз мәчетнең бинасын салу өчен яңадан якынча 100 млн сум акча кирәк. Барлыгы шушы көнгә кадәр, узган елларны да кушып, якынча 45 миллион сумлык эш башкарылган. Шул ук вакытта, яңа сыйфатлырак һәм арзанрак материаллар чыгу сәбәпле, Җәмигъ мәчете төзелеше бәясен кимету өстендә эш алып барыла икән. Башкарылган эш һәм финанс турында тулы хисапны fondjamig.ru сайтыннан карый аласыз.
Шәһәр өчен бу мәчетнең әһәмияте зур. Чөнки Җомга һәм бәйрәм көннәрендә кайбер мәчетлеребездә урын җитмәү сәбәпле кешеләр намазны урамда укырга мәҗбүри. Шуңа күрә Чаллы шәһәре Җәмигъ мәчетенә лаек. Пресс-конференция азагында Әлфәс хәзрәт 25 июль көнне мәчет төзелеше урынында өйлә намазы укылачагын әйтеп үтте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *