Мобилизацияләнгән кардәшләргә ярдәм күрсәтү дәвам итә

Чаллы шәһәре мөхтәсибәте мобилизацияләнгән кардәшләребезгә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Узган атнаны 250 парга якын оекбаш белән 432 банка хәләл тушенка хәрбиләргә озатылды.

Шушы яхшы гамәлгә кушылып, Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләргә җылы киемнәр, медикаментлар, хәләл коры паек, тушенка һәм аптечка белән ярдәм күрсәтергә теләүчеләр әйберләрен “Нур-Ихлас” мәчетенә китерә алалар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *