Корбан бәйрәменә багышланган чаралар

Ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә торган, бөтендөнья мөселманнары өчен төп бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме  (яки Гыйд әл-адха) якынлашып килә. Чаллы шәһәре мөхтәсибәте шушы изге көнгә әзерлек эшләре алып бара. Мәчетләр янында бәйрәм белән котлау баннерлары, бу изге бәйрәмгә кагылышлы мәгълуматлар эленде. Корбан чалу мәйданчыгын камилләштерү, волонтерлар, корбан чалучыларны җыю һәм укыту эшләре алып барыла. Җомга хөтбәләре вакытында халыкка Корбан чалуның әһәмияте турында аңлатма бирелә. Ә 10 август көнне “Хәләл Үзәк” сәүдә йортында Корбан бәйрәменә багышланган ярминкә үткәреләчәк.

Бу елны Корбан бәйрәме 11 августка туры килә. Шәһәребез мәчетләрендә бәйрәм намазы иртәнге 5:00 сәгатьтә укылачак. Корбан чалу өч көн дәвамында, алдагы еллардагы сыман, Сидоровка бистәсендә урнашкан махсус әзерләнгән мәйданчыкта узачак. Мәчетләр янында Корбан чалынмый. Мөһим мәгълүмат – Корбан чалу Гает намазыннан соң гына башкарыла. Бәйрәм намазы укылганчыга кадәр чалынган хайван Корбанга керми.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *