Чираттагы мөхтәсибәт җыелышы үтте

4 июль көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә  имамнарнын чираттагы җыелышы булып үзды. Аның барышында төп тема булып Корбан бәйрәмен үткәрү темасы алынды. Мәҗлес Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Беренче булып Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев чыгыш ясады. Ул имамнарны Корбан гаете кагыйдаләре һәм Яр Чаллы өчен билгеләнгән намаз вакытлары белән таныштырды:

– Бу елны бәйрәм чаралары шәһәребез мәчетләрендә 9 июль көнне иртәнге 3:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башланып китәчәк. Гает намазы 3:30 сәгатьтә укылачак.

– Сидоровка бистәсендә урнашкан үзәкләштерелгән Корбан чалу урыны эшчәнлеген 4:30 сәгатьтә башлыячак һәм 11 июль көнне кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк. 11 июль көнне кояш баеганнан соң чалынган сарык корбан дәрәҗәсенә ия булмый.

Соңрак Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәзрәтләргә гает намазы өчен кирәкле әзерлекләрне башкарырга боерды һәм тәшрик көннәрендә укылырга тиешле тәкбирләрне искәрде. Аннан соң  үзәкләштерелгән Корбан чалу урыны өчен җаваплы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбанов чыгыш ясады. Ул хәзрәтләрне Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты янында урнашкан Корбан чалу урынында башкарылган эшчәнлек һәм бу елны билгеләнгән кагыйдәләр белән таныштырды.

Җыелыш дога кылып тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *