Иске имля – рухи ядкәребез

2нче июль, шимбә, көнне Яр Чаллы мөхтәсибәте яшьләре рәсәйкүләм “Тукай оныклары” проекты кысаларында “Росинка” базасында оештырылган аланда “Иске имля – рухи ядкәребез” исемле чара оештырдылар.

Чара актлар залында башланып китте, балалар татар әлифбасының тарихы, рун язуы, иске һәм яңа имля, латин язуы белән таныштылар. Үз исемнәрен төрле әлифба белән язып карадылар, гарәп әлифбасы белән якынрак танышып, татар телендәге гарәп алынмаларын интерактив уен аша өйрәнделәр. Уеннан соң татар шамаиле һәм тугра ясау сәнгате белән танышу булып үтте.

Чараның икенче өлеше урамда, саф һавада иҗади мохиттә үтте. Балалар ватманнарда күмер белән иске имляда язылган сүзләр һәм әйтемнәр, үз туграларын ясадылар. Хәтта дизайнерлар булып карадылар: иске имля язу үрнәге белән бизәлгән футболка, көнкүреш әйберләре, открыткалар ясадылар. Чараның. максатына – гарәп әлифбасына кызыксыну уяту, рухи мирасыбызга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә ирештек, әлхамдүлиЛләһ.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *