“Утыз Имәни” мәчете имам-хатыйбына 75 яшь

1 июльдә, җомга көнне “Утыз Имәни” мәчетендә истәлекле вакыйга булды. Мәчетнең имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт Гайни улы  Яр Чаллы шәһәре үсешендәге эшчәнлеге өчен һәм 75 яше тулу уңаеннан шәһәр мэры Наил Гамбәр улының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны җомга намазы алдыннан Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафик улы тапшырды. Соңрак шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм аның урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметов Салихҗан хәзрәтне туган шөкер көне белән тәбрикләп, истәлекле бүләк бирделәр. “Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге” вәкилләре исә аны, күпьеллык намуслы, нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы, Татарстан Республикасында төзелеш тармагын үстерүгә шактый зур өлеш кертүе өчен һәм истәлекле юбилее уңаеннан “Татарстанның мактаулы төзүчесе” күкрәк билгесе белән бүләкләделәр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *