“Хәзинә” шәкертләре өлкәннәр өчен интернат йортында булып кайтты

Яр Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче “Хәзинә” мөселман балалар клубы шәкертләре 14 нче гыйнвар көнне өлкәннәр өчен интернат йортында булып кайттылар.
7-10 яшьлек кызлардан торган “Нур” ансамбле әби-бабайларны мөнәҗәтләр һәм күңелле, шаян шигырьләр белән сөендерде. Чыгыш азагында балалар интернатта яшәүче һәр өлкән кешегә “Рахал” кибете тарафыннан әзерләнгән татлы күчтәнәчләр өләштеләр.
Исемен күрсәтмәскә теләгән спонсордан картлар йортына зур күләмдә кер юу порошоклары тапшырылды. Очрашудан әби-бабайлар да, балалар да бик канәгать калдылар, чөнки җылы сүзләр, елмаю – иң кыйммәтле сәдака.

Очрашуны оештыруда зур тырышлык күрсәткәннәре өчен “Хәзинә” клубында эшләп килүче “Асыл зат” төркеменә, “Нур” ансамбле җитәкчесенә һәм мөгаллимәләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһ разый булсын!

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *