Мәчетнең цоколь катында ашханә булачак

31 октябрьдә Чаллы   мөхтәсибәте вәкилләренең   шәһәр Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән чираттагы танышуы булды. Биредә төзелешкә ярдәм күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов, проектлаучылар, төзүчеләр вәкилләре дә катнашты. Бүгене көндә Җәмигъ мәчетенең  идән асты өлешен  (цоколь каты) төзү   тәмамланды. Хәзер аны  кышкы чорга  консервацияләү эше бара. Мәчет төзелү тәмамалангач цоколь катын ничек файдаланырга? Ошбу чираттагы  танышуда төп киңәшләшү темасы булып әнә шул торды.  Чөнки идән асты өлешен нинди максатта файдалану төп проектта чагылмый. Ә цоколь катының мәйданы кечкенә түгел – ул 1мең кв. метр тәшкил итә, биеклеге 3,6 метр.  Биредә нәрсә урнашачагына бәйле рәвештә төзүчеләр проектка берникадәр үзгәрешләр кертергә мөмкин. Якыннан танышканнан соң мөхтәсибәт вәкилләре цоколь катында ашханә булдыру урынлы булыр дигән фикергә килделәр.

Сөйләшү имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җитәкчелегендә барды.

   Рәсемнәрдә: киңәшмәдән күренешләр.

Мәчетнең цоколь катында ашханә булачак Мәчетнең цоколь катында ашханә булачак Мәчетнең цоколь катында ашханә булачак

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *