Телебезнең байлыгын, бөеклеген күрсәткән чара

1 декабрьдә  Чаллының “Хәләл Үзәге”ндә “Иске имлә – гарәп  хәрефләре, татар теле” темасына мастер класс үтте. Аны Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең өлкән мөгаллиме, Иске имлә буенча дәреслекләр авторы Әхмәт хәзрәт Сабиров алып бардылар. Мастер класста шәһәр мәчетләренең якшәмбе мәктәбе укытучылары, имамнар, Иске имлә белән кызыксынучылар катнашты. Нияз хәзрәт дәрес башында халкыбызның мең ярым еллык язма мирасы, рухи байлыклары хакында сөйләде. “Татар халкының төп үзенчәлеге аның борынгыдан китаплы, мәгърифәтле  халык булуы,”- диде ул. Мастер класс барышында Әхмәт хәзрәт гарәп хәрефләренең язылышы, аның татар теленә яраклаштырылып тагын өстәмә 10  хәреф белән тулыландырылуы, гарәпчә язу төрләре, гарәп, фарсы теленнән алынган сүзләрнең язылышы, исемнәрнең дөрес язылышы һәм башкалар хакында бай мәгълүмат бирде. Дәрес көн буена барды. Фәкать җәмәгать намазларына гына тукталу булды. Чарада катнашучылар өчен “Хәләл-Үзәк” тарафыннан төшке аш та әзерләнгән иде. Янәшәдәге “Сөембикә” мәчетендә Нияз хәзрәт имамлыгында җомга намазы укылды. Ул  пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, күркәм холкы турында эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Тарихыбызны, мирасыбызны барлаган, телебезнең искиткеч зур байлыгын күрсәткән бу чара һәркемдә зур тәэсир калдырды. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин мастер-класс эшенә йомгак ясап, ошбу чараны оештыруга күп көч салган “Хәләл-Үзәк” җитәкчесе Илдар хәзрәт Зияровка, Нияз хәзрәт  һәм Әхмәт хәзрәт Сабировларга зур рәхмәтен белдерде.

Телебезне саклауга, яклауга юнәлдерелгән чаралар Чаллы мөхтәсибәтендә алга таба да дәвам итәчәк.

   Рәсемнәрдә: чарадан күренешләр.

Иске имлә - гарәп хәрефләре Иске имлә - гарәп хәрефләре Иске имлә - гарәп хәрефләре Иске имлә - гарәп хәрефләре Нияз хазрат Сабиров

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *