Полиция бүлекләре соравы буенча
30 октябрьдә Чаллы мөхтәсибәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Илназ хәзрәт Яхин шәһәрнең икенче һәм дүртенче полиция бүлекләрендә Ислам диненең терроризмга, экстремизмга мөнәсәбәте хакында лекцияләр сөйләде. Әңгәмә барышында шулай ук традицион Исламның безнең җирлек өчен әһәмияте, гореф-гадәтләребезнең тормышыбыздагы роле хакында да бай мәгълүматлар бирелде.