Чаңгы шуу чарасы бик күңелле үтте

Кышкы айларның соңгы көнендә, 28 февраль көнне, Чаллы мөхтәсибәте шәһәребез халкы өчен гаилә белән чаңгы шуу чарасы үткәрде. Аны алдан Прибрежный паркында урнашкан чаңгы шуу трассасында уздырырга ният ителгән иде, әмма техник сәбәпләр аркасында чара Лесная күле янында үткәрелде. Иртәнге 9:00 сәгатьтә уеннар белән башланып киткән чарада катнашырга 30 га якын кеше җыелды. Оештыручылар тарафыннан булдырылган кызыклы уеннарга паркта ял итүче балалар да кушылды. Барлык катнашучыларга символик бүләкләр тапшырылды. Гаилә белән чаңгы шуу чарасы 11:00 сәгатьтә тәмле чәй эчеп тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *