“Нәсел тамырларыбызны барлап” фәнни-гамәли семинар узды
28 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Нәсел тамырларыбызны барлап” исемле I Россиякүләм фәнни-гамәли семинар узды. Семинар эшен “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев ачып җибәрде hәм чарада катнашучыларга котлау сүзе җиткерде.
Семинар эшендә түбәндәге юнәлешләр билгеләнде:
1. – Аерым нәселләрнең шәҗәрәләрен өйрәнү;
2. – Нәсел шәҗәрәләрен төбәк тарихы белән бәйләнештә карау;
3. – Тупланган материалны уку-укыту, фәнни hәм тәрбияви эшчәнлектә файдалану.
Чыгышлар өч номинациядә бәяләнде.
1. “Иң борынгы нәсел шәҗәрәсе”
– Корбанова Мәүлия Рәиф кызы
– Мухаметова Миләүшә Рифат кызы
– Шагалиева Ләйсән Дамир кызы
2. “Минем нәсел шәҗәрәсе”
– Асылова Дәбидә Гыйльмегаян кызы
– Нуруллина Нурсинә Локман кызы
– Хәйретдинова (Карюкова) Сания Гыйльмулла кызы
3. “Без тарихта эзлебез…”
– Абдунагимова Миләүшә Нәбиулла кызы
– Галиева Әлфия Гәрәфетдин кызы
– Ганеева Илисә Гайсә кызы
– Насыйбуллина Гөлфия Локман кызы
– Фархутдинова Роза Фәиз кызы
Семинар эшендә “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре, шәкертләр, төрле уку йортларыннан кунаклар катнашты. Шәhәребез галимнәре әлеге чараның уку-укыту, фәнни hәм тәрбияви әhәмияткә ия булуын искәрттеләр hәм югары бәя бирделәр.