“Кәүсәр” мәчете каршындагы кафеда авыз ачу мәҗлесе узды

   7 июньдә “Кәүсәр” мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Фатыйхов үз исеменнән мәчет картлары өчен мәчет каршындагы кафеда авыз ачу мәҗлесе уздырды. Анда шәһәр имамнары, шул исәптән төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнаштылар. 6 июньдә Фәрит хәзрәт мәчет яшьләре өчен  шундый ук ифтар оештырган иде.

Чаллы  мәчетләрендә һәр көнне ифтарлар уза. Аларның күпчелеген дин кардәшләребез күмәкләшеп оештыра. Әмма имамнар үз исемнәреннән уздырган мәҗлесләр дә  булып тора. Мәсәлән, алар “Ак мәчет” “Туфан”,  “Нур-Ихлас”, “Әбүзәр”, “Ихлас” һ.б.  мәчетләрдә  узды.

   Рәсемнәрдә: “Кәүсәр” һәм “Нур-Ихлас” мәчетләрендәге ифтар мәҗлесләреннән күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *