Мәчеттә – мөгаллимнәр киңәшмәсе

Мәчетләрдә яңа уку елына әзерлек бара. 21 сентябрьдә Чаллының “Туфан” мәчетендә якшәмбе дәресләре мөгаллим һәм мөгаллимәләренең шул уңайдан киңәшмәсе узды. Анда 15 укытучы катнашты. Киңәшмә барышында укыту расписаниесе билгеләнде, уку-укытуның нәтиҗәсен күтәрү буенча фикер алышынды. Мәчет имам-хатыйбы, мөхтәсибәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин  укыту процессын  катгый рәвештә мәзһәбебез кысаларында алып бару  кирәклеген искәртте,  башка  үгет-нәсихәтләрен бирде. Ул шулай ук  мөгаллимнәрне   дин-дәгъвәт эшләрендә дә активрак катнашырга чакырды. Равил хәзрәт әйтүенчә, быелгы уку елында 15 уку төркеме эшләячәк. Алар Коръән уку осталыгын үзләштерәчәк, гарәп телен өйрәнәчәк. Төркемнәрнең    күпчелеге хатын-кызлардан тора.   Шулай ук кыз балалар, яшьләр төркемнәре бар. Якшәмбе дәресләре дип аталса да, уку атна дәвамында барачак. Эшләүчеләр өчен дәресләр кичен уздырыла.

Җыелышның икенче көн тәртибе буенча Рабигүл-әүвәл аена әзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Мәчеттә Мәүлид мәҗлесе  уздырырга, аңа күбрәк халыкны җәлеп итәргә килешенде.

Җыелыштан соң өйлә намазы укылды, мөгаллимнәр һәм мәчет картлары хөрмәтенә Корбан ашы үткәрелде.

Шәһәр имам-мөхтәсибе  Әлфәс хәзрәт Гайфуллин әйтүенчә, яңа уку елына кадәр “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәһәр мөгаллимнәре җыелышы да уздырылачак.

   Рәсемнәрдә:  Равил хәзрәт чыгыш ясый;  җыелыш бара; Корбан ашы мәҗлесе.

Мәчеттә - мөгаллимнәр киңәшмәсе Мәчеттә - мөгаллимнәр киңәшмәсе Мәчеттә - мөгаллимнәр киңәшмәсе

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *