Чираттагы имамнар җыелышы

6 октябрь көнне икенде намазыннан соң Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә имамнарнын чираттагы җыелышы булып үтте. Аның барышында мәчетләрдә октябрь аенда башланып киткән укыту мәсьәләләре һәм балалар тәрбиясенә кагылган сораулар каралды. Җыелышның икенче яртысында Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгына һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) туган көне, мәүлид аена багышланаган чаралар турында сүз алып барылды.

Укыту эшчәнлегенә кагылган мәсьәлә буенча шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин сөйләде, аттестация үткән мөгаллимнәр генә белем бирергә хаклы булуын һәм аларның ТҖ МДН тарафыннан бирелгән дәреслекләр,  программалар нигезендә эшчәнлек алып барырга тиеш икәнлеген искәрде. Шулай ук мәчетләрдә балалар өчен дә дәресләр үткәрергә кирәклеген аңлатты. Моңа өстәп, “Ислам. Беренче адымнар” проектында бу елны да катнашу турында сүз алып барылды.

Мәҗлеснең мәүлид аена кагылган өлешендә Әлфәс хәзрәт мәчетләрдә бәйрәм мохите булдырырга һәм әлеге күркәм айга багышланган чаралар үткәрергә боерды. Шулай ук җыелышның икенче яртысында, Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышлап аерым чаралар үткәрү каралды, Җәлил хәзрәт Фазлыевның Диния нәзарәте пленумында 1100 агач утырту тәкъдимен хуплап, шәһәребезнең аерым бер җирендә агач утыртуга карар кылынды. Җыелыш кичке намаз алдыннан дога кылып тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *