Разия апа мөфти бүләге белән

“Коръәннең яңа бастырылган Казан басмасы уку өчен бик уңайлы икән, Аны бастыручыларга Аллаһның рәхмәте булсын. Минем зур теләгем һәм үтенечем: яңа басма Коръәнне булдырырга миңа ярдәм итсәгез иде.”

Чаллыдан төзелеш ветераны, актив җәмәгать эшлеклесе Разия апа Әрифҗанова мөфти Камил хәзрәткә шундый мөрәҗәгатен юллаган иде.  Камил хәзрәт ветеранның үтенечен шундук канәгатьләндерде – аңа бүләк итеп Коръән китабын җибәрде. 14 ноябрьдә Чаллы мөхтәсибәтендә мөфти бүләген иясенә тапшыру булды. Бу эшне мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Руфат Насрединов башкарды.

   Рәсемдә: Разия апа мөфти бүләге белән.

Разия апа мөфти бүләге белән.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *