Хезмәтенә күрә – хөрмәте 

“Ислам нуры” газетасына нигез салган, 1995 елдан 2017 елга кадәр аны җитәкләгән Хәлил Мәүлихан улы Шәрипов Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, әлеге бүләкне тапшырганда, Хәлил әфәнденең куйган хезмәтен, кешелеклелек сыйфатларын ассызыклап, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хәлил Шәрипов Пермь өлкәсе Барда районы Аклыш авылында туып, Казан дәүләт университетын, соңрак Ленинград югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлаган. 1990 елда Чаллыга килә; “Таң йолдызы”, “Ислам нуры” газеталарының баш мөхәррире булып эшләү дәверендә төпле, эчтәлекле язмалары белән үз укучысын таба. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, татарлар яшәгән төрле төбәкләргә “Ислам нуры” газета рәвешендә генә түгел, чын-чынлап үзе бер нур булып тарала.
Без аны бүләге белән котлыйбыз, куанычын күрергә язсын дип телибез. Бар хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *