Ятим балалар мәчеттә кунакта

23 нче мартта  Сидоровка бистәсе «Ихлас» мәчете  Чаллы Мөхтәсибәте каршындагы «Хәзинә» клубы белән берлектә  Алабуга шәһәрендә урнашкан ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр   белән очрашу үткәрде. Балалар иртән сәг 9:00 да «Ихлас» мәчетенең бусагасыннан атлап керделәр. Иң беренче имам-хатыйб  Илназ хәзрәт Яхин балаларны каршы алып, аларны  Ислам дине белән таныштырды. Аннан соң балалар чапан, чалма киеп минбәргә басып карадылар. “Хәзинә” клубы җитәкчесе Ләйсән ханым балаларга сәләмләшү уены уйнатты һәм мәчет белән таныштырды. Шуннан соң балалар аскы катка төшеп чәй эчтеләр. Аннары күрешүнең икенче өлеше башланды. Балаларны Резеда ханым  «беомиметика» фәне белән таныштырды. Аннан соң Ләйсән ханым белән балалар борчактан конструкцияләр   ясадылар. Балалар борчак һәм төш чистарткыч таяклардан торле биналар мәчетләр төзеп аларны үзләренә истәлеккә алдылар. Соңыннан өске катта бүләкләр кабул итеп  бергәләшеп  фотога төштеләр һәм  зур рәхмәтләрен әйтеп кайтыр юлга юнәлделәр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *