Газә секторы халкы өчен хәйрия ярдәме җыю хакында

2нче ноябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Газә секторы халкы өчен хәйрия ярдәме җыю хакында игълан итте. 2023нче елның 9нчы ноябренә “Зәкят” фонды 35,7 млн сум акча җыйды. Барлыгы 10 меңнән артык кеше акча җыюда катнашты. Бу хәерле эштә Чаллы шәһәре мөселманнары да актив катнашты – мәчетләребез барлыгы 1 261139 сум акча туплап “Зәкят” хәйрия фондына тапшырды. Шулай ук күпләгән шәһәрдәләребез Фәләстыйн өчен финанс ярдәмен шәхси формада аерым бирелгән реквизитлар аркылы да “Зәкәт” фондына күчерде.

Газә секторы халкы өчен хәйрия ярдәмен шушы сылтама аркылы күчеп күрсәтеп була: Газә секторы халкы өчен хәйрия ярдәме

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *