“Хәлең ничек мәхәллә” семинары үтте

9 ноябрь көнне ястү намазыннан соң шәһәребезнең “Чаллы Яр” мәчетендә мәчетләр эшчәнлегенә багышланган “Хәлең ничек мәхәллә” мәҗлесе булып үтте. Аның дәвамында мәчеттә эшне оештыру юллары, мәхәллә тормышында мәчет кизүләренең роле, дәгват алып бару ысуллары һәм башка темаларга фикер алышынды. Шулай ук семинар барышында мәчетләребез эшчәнлегендә барлыкка килгән гыйбрәтле хәлләр дә каралды. Чарада Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Илдар хәзрәт Зияров, Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, имамнар, мәчет кизүләре һәм активы катнашты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *