Бәйрәмгә әзерләнү дәвам итә

Ураза гаете көнне үткәреләчәк шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәменә әзерләнү дәвам итә. Һәркөн диярлек мөхтәсибәттә һәм бәйрәм үткәреләчәк урын Җиңү паркында җыелышлар уза. Аларның барышында балалар һәм ата-аналар өчен уеннар үткәрү, сәхнәдә булачак тамаша һәм килгән кунаклар өчен булдырылачак уңайлыклар турында фикер алышына. Шулай ук җыелган халык өчен куркынычсызлыкны һәм беренче медицина ярдәмен тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә.

Исегезгә төшерәбез, 4 июнь көнне 14:00 сәгатьтә Яңа шәһәрнең мәдәният һәм ял итү паркында (Җиңү паркы) Ураза гаетенә багышланган шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәме үткәреләчәк. Чара программасына балалар һәм ата-аналар өчен уен-ярышлар, сәхнәдә балалар чыгышлары һәм котлаулар кертелгән. Шулай ук бәйрәм үткәрү мәйданында хәләл әйберләр сату ният ителә.

Мәчетләребезгә – Гает намазына һәм Җиңү паркына – балалар һәм гаилә бәйрәменә рәхим итегез! Утырып ял итү өчен үзегез белән җәймәләр һәм ризыклар да алып чыга аласыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *