“Туфан” мәчетендә өмә булып узды

23 октябрь көнне “Туфан” мәчете территориясендә өмә булып узды. Мәхәллә кешеләре иртәнге сәгать 9:00 дан алып өйлә намазына чаклы мәчет ишегалдын һәм капка төбен җыештырдылар. Бу саваплы эштә якынча 30 кеше катнашты. Өмәгә волонтерларның үз эш кораллары белән килгәннәре дә бар иде. Эш тәмамлангач мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин килгән кешеләргә узенең рәхмәтләрен белдерде. Ахырда мәчет эчендә чәй эчү булып узды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *