Ураза гаетебез мөбарәк булсын!

Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән!

                             Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы шәһәре мөхтәсибәте  һәм дә үз исемемнән барчагызны изге Рамазан ае тәмамланып Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас котлыйм!   Аллаһы Тәгалә ошбу  айда Үз ризалыгы өчен кылган барча изгелекләребезне, тоткан уразаларыбызны, мохтаҗларга биргән хәер-садакаларыбызны,  барча гыйбадәтләребезне  кабул итеп тиешле әҗер-савапларын насыйп әйләсә иде!

Рамазан аенда  тәкъвалыгыбыз, Аллаһыга булган мәхәббәтебез җитди сыналу үтте. Иң озын  җәйге көннәрдә   Аллаһының әмерен үтәп аштан-судан, уразаны бозарга мөмкин булган гамәлләрдән тыелып тордык, көндәлек биш вакыт намазны үтәү белән бергә төнге намаз – тәрәвихларны укыдык, башка изгелекләр кылдык.  Рия – кешеләр күрсен өчен түгел, ә Аллаһының рәхмәтенә ирешү теләге белән. Һәм Аллаһы Тәгалә Үзенең ярдәмнәрен – җиләс, эссе булмаган көннәрен бирде, күңелебездә киләчәккә өмет уятты. Тоткан уразаларыбыз, төнге намазларыбыз, кылган изгелекләребез белән калебебезне сафладык.   Аллаһ Раббуль Гыйззә әйтә: “Сафланган кеше генә уңышка ирешер. Раббысының исемен искә алучы һәм намаз укучы” (87: 14-15).

Бәйрәмебездә төп гыйбадәт – гает  намазы. Аңа кадәр   мохтаҗ-мескеннәргә фитыр садакаларыбызны тапшырып бетерсәк иде. Чөнки мохтаҗ-мескеннәр дә бәйрәм шатлыгы кичерсен, бу көннәрне генә булса да мохтаҗлык сизмәсен. Быел аның күләме акчалата 100-600 сум (соңгысы зәкят түләүчеләр өчен).  2017 елга зәкят нисабы 198 мең сум.

Ураза Гаетен бәйрәм итү шәһәребез мәчетләрендә 25    июньдә  иртәнге 07.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башлана. Аннары, Аллаһы насыйп итсә,  Гает намазы укылыр.  Мәчетләребезгә рәхим итегез!

   Рамазан аенда ирешкәннәрне, күңелебезгә туплаган рухи кыйммәтләребезне киләчәктә дә саклый алсак иде.  Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, кылган барча изгелекләребез бәрәкәтендә тормышыбызны тагын да күркәмрәк итсен, изге ният – максатларыбызга ирешергә юлларын ачсын! Өйләребездә һәрвакыт тынычлык, татулык, муллык булсын!  Киләчәктә дә гыйбадәтләребез дәвамлы булып Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә лаек  яшәргә насыйп әйләсен!

 

                                    Ихтирам һәм изге догалар белән,

                                     Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе,

                                  ҮДО – ТҖМ ДН Президиумы әгъзасы

                                          Әлфәс хәзрәт Гайфуллин    

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *