Ислам банк системасын Татарстанда тормышка ашыру

3 ноябрь, Җомга көнне шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның урынбасары Илдар хәзрәт Зияров Казан шәһәрендә Сбербанкның Ислам банк системасы буенча нинди эшләр алып баруы белән танышты. Сбербанкның беренче ислам финанслар офисының ничек эшләве, аерым шәхесләргә һәм предприятияләргә финанс эшләре буенча бүгенге көндә нинди тәкъдимнәр барлыгы турында сөйләшенде. Илебезнең иң зур банкы мөселманнар өчен бу бик зур эшне – ислам банк хезмәтләрен тормышка ашырырга алынуының бик мөһим икәне ассызыкланды. Мөселманнар, мөселман предпринимательләре бу эштә актив катнашырга тиеш икәнлеге дә искә алынды. Иң күңелгә ятышлысы шул булды – кешеләр бу офиска йөри, кызыксына, ә офис эшчеләре хак мөселманнарга хас рәвештә яхшы мөнәсәбәт белән каршы ала. Бу офис Казан шәһәренең үзәгендә иң матур җирдә урнашкан, монда бөтен шартлар тудырылган һәм әлбәттә намаз залы да бар. Алга планнар зур булуы шатландыра – хәләл ипотека, хәләл инвестиция инструментлары озакламый тәкъдим ителәчәк. Офис җитәкчеләре Яр Чаллыга кунакка чакырылды, чакыру кабул ителде, Аллаһның чиксез рәхмәте белән. Озакка сузмыйча, ноябрь азакларында, Яр Чаллы шәхәрендә Сбербанкның хәләл офисы җитәкчеләре, шәхәребез предпринимательләре һәм кызыксынучы кешеләр белән эшлекле очрашу (деловой завтрак форматында) үткәрү планлаштырыла. Аллаһы Тәгалә боерса.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *