Чаллыда шәһәркүләм корбан чалу мәйданчыгы яңа сезонга әзерләнә

Чаллыда менә 7 нче ел корбан чалу Сидоровка бистәсендәге махсус җиһазландырылган мәйданчыкта башкарыла. Ул ел саен җентекләп әзерләнә, шәһәр службалары катнашында бу уңайдан мәйданчыкта киңәшмәләр уздырыла. Быелгы елда шундый беренче киңәшмә 1 августта булды. Анда Чаллы мөхтәсибәте, ветеринария,  полиция вәкилләре,  шәһәрне яшелләндерү, коммуналь предприятиеләр  җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне шәһәрнең Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Иванович Кислов үткәрде. Аның барышында һәр службаның корбан чалу мәйданчыгына бәйле конкрет бурычлары билгеләнде. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук мәйданчыкта Чаллы мөхтәсибәте җитәкчелегендә алып барылучы төзелеш эшләре белән таныштылар. Бүгенге көндә мәйданчыкны халык өчен даими мал чалу урыны итү буенча эш алып барыла. Биредә намаз бүлмәсе, ветеринар  хезмәте өчен бүлмә, чалу, тунау  урыны, суыткыч бүлмәсе төзелә. Мәйданчыкта киләчәктә эре маллар  чалу да  мөмкин булачак.

Киңәшмә ахырында А.И.Кислов болай диде: “Бүген безнең беренче киңәшмә узды, беренчел бурычларны билгеләдек. Корбан чалу йоласын халыкка уңайлы итеп үткәрү өчен барлык әзерлек эшләрен югары  дәрәҗәдә башкара  алырбыз дип уйлыйм. Чөнки шәһәр службаларының бу эштә инде шактый тәҗрибәсе бар.” Ә шәһәрнең баш ветеринар табибе Илдар Нургали улы Ногуманов  болай диде: “Бүгенге киңәшмәдә мал табибләре, табиб экспертлар катнаша. Һәр елны безнең хезмәткәрләр тарафыннан  мал мәйданчыкка тикшереп кенә кертелә, туналганнан соң түшкәләр дә  ветеринария тикшерүе уза. Без инде биредә 7 ел эшлибез,  үзем исә мәйданчыкта, Аллаһыга шөкер, 5 ел катнашам.”

   Рәсемнәрдә: киңәшмәдән күренешләр; мал чалу мәйданчыгы; мал чалу цехы; булачак намаз бүлмәсе.

SONY DSC
SONY DSC
SONY DSC
SONY DSC

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *