Газә Секторына ярдәм җыю

ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР Хөкүмәте белән берлектә Газә Секторында яшәүчеләргә Татарстаннан гуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен эшләде. Хәзер ярдәм күрсәтүнең ысуллары һәм реквизитлары билгеләнде.

Кызыл ярымай оешмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Фәләстыйндә дин кардәшләр өчен кирәк булган әйберләр исемлеген тапшырды. Исемлеккә медицина ярдәме күрсәтү өчен әйберләр һәм медикаментлар, шулай ук азык-төлек буенча киңәшләр кертелгән – азык-төлек бозылмаска һәм суыткычларда сакларлык хәлдә булмаска тиеш.

Мәсәлән, хәзер Газә Секторындагы хастаханәләрдә операцияләр ясау һәм дәвалау өчен медицина җиһазлары, инструментлар һ.б. кирәк. Кешеләр балалар ризыгы һәм озак саклана торган азык-төлеккә, санитария һәм гигиена әйберләренә (балалар өчен булганнары да шунда керә), пледларга, яктырткычларга, кайнаткычларга һ. б. мохтаҗ. Гуманитар йөк Газә Секторына үзәкләштерелгән рәвештә Мисыр һәм Газә Секторы чигендәге “Рафах” чик буе үткәрү пункты (КПП) аша кертеләчәк.

Теләге булган һәркем Газә Секторына ярдәм акциясендә катнаша ала. Ярдәмне акчалата яки әйберләр белән күрсәтергә мөмкин. Кирәкле әйберләр исемлеге белән язмага беркетелгән файлдан танышырга була.

Аларны түбәндәге адреслар буенча урнашкан оешмаларга китерергә мөмкин:

– ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, Казан, Тукай ур., 89. +7(843) 225 33 22.

– Зур булмаган йөкләр: Казан шәһәре, Патрис Лумумба урамы, 4 нче йорт, 112 нче кабинет.

– Зур йөкләр: Казан шәһәре, Мәҗит Гафури урамы, 46 нчы йорт.

Контактлар: 8(843)2731672, 88003500216 («Ярдәм Янәшә” хәрәкәте кайнар элемтәсе).

Яр Чаллы шәһәрендә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен кирәкле әйберләрне якын-тирә мәчетләргә тапшырып була. Төп ярдәм җыю урыны Нур-Ихлас мәчетендә урнашкан Яр Чаллы мөхтәсибәтендә. Чулман проспекты, 108/5 (48/09).

Акча күчерү өчен реквизитлар:

– Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды картасына: 2202 2016 0095 7456 Сбербанк (Фонд хезмәткәре Гюзелия Галимзяновна В.).

– Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды реквизитлары:

Назначение платежа: Сектор Газа.

Оешманың тулы исеме: Благотворительный Фонд «Закят»

Оешманың кыскартылган исеме: Фонд «Закят»

Генераль директор: Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Гамәлдәге адрес: 420021, РТ, г. Казань, ул. Тукая, д. 89.

Телефон: 89872253322

– Ярдәмне “Закят” хәйрия фонды сайты аша турыдан-туры җибәрергә булаhttps://zakyatrt.com/campaign/sektor-gaza/

Игътибар! Гуманитар йөк җыю өчен кирәкле товарлар исемлеге – язмага беркетелгән файлда.

Кирәкле әйберләр исемлеге

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *