«Яратам сине, мәчет» чарасы үтте

3 гыйнвар көнне “Тәрбия” гаилә үзәге “Чаллы Яр” мәчете белән берлектә кабат «ЯРАТАМ СИНЕ, МӘЧЕТ» чарасын үткәрде. Максат — кышкы каникулларны файдалы итеп үткәрү, ә иң мөһиме, мавыктыргыч аралашу һәм уен аша яшь буында Аллаһ йортларына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Былтыр бу чарада 30га якын катнашучы булса, быел 7-11 яшьлек 40лап бала җыелды, әлхәмдүлилләһ.

Чараны оештыручылар кызларга, малайларга мәчетнең кагыйдәләрен, әдәпләрен, эчке һәм тышкы төзелешенең үзенчәлекләрен кызыклы рәвештә тәкъдим итәргә тырышты. Балалар Аллаһ йортлары белән бәйле бик күп сорауларга җавап та эзләделәр. Аннан, төркемнәргә бүленеп, шәһәребезнең иң зәвыклы итеп эшләнгән мәчете “Чаллы Яр” буенча сәяхәт иттеләр һәм алган белемнәрен ныгытучы биремнәр үтәп бардылар.

Тәмле ризыклар белән сыйланганнан соң, һәр катнашучы кул эше ясады – ҮЗ МӘЧЕТЕН иҗат итте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *