“Тәрбия Fest” чарасы үтте

4нче июнь көнне урман ял базасында “Тәрбия” үсеш үзәгенә йөрүче барлык балаларның гаиләләрен берләштерүче зур чара узды.

“Тәрбия Fest” үзенә 300дән артык кешене җыйды. Үзәк коллективы кунакларга эчтәлекле программа тәкъдим итте. Чара 7 шәкертне беренче сыйныфка озату тантанасы белән башланды. Аннан барча балаларга “Тәрбия”дә шөгыльләнү елын уңышлы тәмамлаган өчен дипломнар бирелде. Учакта пешкән тәмле пылау белән ризыклангач, әти-әниләр өчен һәм, яшь үзенчәлекләренә карап, барлык балалар өчен төрле күңел ачулар оештырылды: кызыклы квестлар, мавыктыргыч уеннар, иҗади остаханәләр… Балалар шулай ук “ачык микрофонда” белгән сүрә-хәдисләрен сөйләп, Табышмак-Кеше һәм Сорау-Кешенең биремнәрен эшләп, татлы күчтәнәчләр алдылар.

“Тәрбия” шәкертләре чарадан дәртләнеп, сөенеп киттеләр. Әти-әниләр дә “Тәрбия Fest”ны уңай бәяләде. Өммәтне бердәм итүче, тулаем хәләл итеп оештырылган файдалы һәм күңелле мондый чаралар бик әһәмиятле.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *