10 июньдә Чаллы мөхтәсибәте Мөслим һәм Түбән Камадан балалар белән эшләүче мөгаллимәләрне кунак итте.

Мөслим районының мөслимәләр берлеге рәисә Эльмира ханым һәм Түбән Кама шәһәренең “Ихлас” үзәге директоры Рузилә ханым җитәкчелегендә килгән коллективләрны Чаллының “Тәрбия” үзәге коллективы һәм директоры Ләйсән ханым каршы алды. Иртәнге аштан соң тәрбия һәм укыту алымнары белән уртаклашу семинары үтте. Әлеге семинар икегә – мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар белән эшләү секцияләренә – бүленеп уздырылды. Беренчесендә “Уч төбендә мәдрәсә” нәниләр курсы һәм ТРИЗ-педагогика методларына нигезләнгән дәресләрнең ничек үтүе аңлатылса, икенче аудиториядә “Тәрбия” каршындагы “Сылу” яшүсмерләр клубының еллык эшчәнлеге, шулай ук мәктәп яшендәге кызларга Коръән укытуның алымнары тәкъдим ителде.

Тәҗрибәләре белән уртаклашканнан соң, кунакларны “Чаллы Яр” мәчете каршы алды. Биредә шәһәр мөхтәсибе урынбасары, әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров белән дә күркәм очрашу оештырылды. Зияровлар гаиләсе Ислам һәм Коръән өйрәтү буенча язган китаплары аша да киң җәмәгатьчелеккә билгеле. Түбән Кама, Мөслим мөгаллимәләре ул китапларны актив куллануларын әйттеләр һәм авторларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

“Чаллы Яр”дан соң кунаклар Җәмигъ мәчетенә юл тоттылар. Шәһәребезнең хөрмәтле кешесе, Россиянең атказанган төзүчесе, Җәмигъ мәчете фонды җитәкчесе, кардәшебез Уел Галим улы Хөсәенов Илдар хәзрәт Зияров белән берлектә мөгаллимәләргә төзелеш барышын күрсәтте һәм аңлатты. Экскурсиядәге һәркем мондагы масштабка, куелган зур хезмәткә исләре китеп, кызыксынып тыңлап тордылар, изге теләкләрен белдерделәр. “Тәрбия” тарафыннан кунакларга әзерләнгән программа күзәтү тәгәрмәченнән Чаллыны карау белән тәмамланды.

Кунаклар кызыклы эчтәлекле программа өчен Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибе Әлфәс хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерергә сорадылар.

Педагогик хезмәттәшлек балаларны тәрбия итү һәм укыту сыйфатын гына арттырып калмый, беренче чиратта кардәшлекне ныгыта. Бер-береңә ярдәмләшү, үзара җылы мөнәсәбәт – өммәтебез өчен иң мөһим нәрсә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *