Башкалабыз Казанда Казан Ислам Институтында очрашу.

20 июнь көнне Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәтнең урынбасары Илдар хәзрәт Зияров Казанда Казан Ислам Университеты ректоры Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтша улы, КИУ уку эше проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Россия Ислам экономикасы һәм финанслары үзәге җитәкчесе Әхмәд хәзрәт Абу Яхья белән очрашты. Аның дәвамында сүз КИУ да эшли торган шәригать галимнәренең белемнәрен бүгенге көндә мөселманнар тормышында еш очрый торган сорауларны шәригат рамкаларында чишү юлларын табуда куллану турында барды. Мөселман эшмәкәрләренең эшләрендә, гаилә мәсәләрендә очрый торган сорауларның мөһимлеге билгеләнде. Аларга җавапны бу өлкәдә эшләүче, белемле һәм иң мөһиме практикада чишү юлларын күргән кешеләр бирергә тиешлеге ассызыкланды. КИУ белән бергәләп Яр Чаллы мөхтәсибәтендә Ислам бизнесын үстерү үзәге, Ислам гаилә үзәге оештыру эшләрен башлап җибәрү турында сөйләшенде. Бу киң күләмле эштә катнашырга теләүчеләрне чакырабыз. Сорауларыгызны һәм тәкъдимнәрегезне WhatsApp кушымтасы буенча язып җибәрщ аласыз: 89871729999

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *