“Без Татарлар” курсларына әзерлек

Октябрь аеның берене ял көннәрендә Чаллы шәһәренең 9 мәчетендә “Без Татарлар” дип аталган Татар телен өйрәнү курслары башланып китәчәк. Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла.

Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк. Хәзерге вакытта курслар узачак мәчетләрдә бүлмәләр, барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителде. Моннан тыш, дәресләр үткәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен барлык санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алыначак: укучыларның медицина битлекләреннән килүләре һәм мәчеткә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри булачак.

Татар теле дәресләре атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк (2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Тәҗрибә буенча, алар кичке сәгатьләргә туры килә. Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралган.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак.

Мәчет каршындагы татар теле курсларына башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай.

Шәһәребез мәчетләрендә Татар телен өйрәнү курсларының беренче дәресләре шушы вакытларда үткәреләчәк:

  1. “Нур-Ихлас” – 3 октябрь 17:00 сәгатьтә;
  2. “Ихлас” – 3 октябрь 18:30 сәгатьтә;
  3. “Ак мәчет” – 3 октябрь 17:00 сәгатьтә;
  4. “ГЭС мәхәлләсе” – 2 октябрь 18:00 сәгатьтә;
  5. “Утыз Имәни” – 3 октябрь 16:00 сәгатьтә;
  6. “Җәмигъ” – 2 октябрь 18:00 сәгатьтә;
  7. “Рамазан” – 3 октябрь 17:00 сәгатьтә;
  8. “Чишмә” – 3 октябрь 17:00 сәгатьтә;
  9. “Әбүзәр” – 4 октябрь 17:30 сәгатьтә.

Фотоларда 29 сентябрь көнне үзган Татар теле курсларына әзерләнү җыелышы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *