Мәчет еллык эшенә йомгак ясады

21 мартта Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә  еллык эшкә йомгак ясау җыелышы булды. Ул мәхәллә әгъзалары составын тулыландырудан башланды. Мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин мәчет әһелләрен узган чор эшчәнлеге, мәчетнең быелгы елга эш планнары белән таныштырды. Мәчеттә биш вакыт намаз уку, якшәмбе укулары уңышлы алып барыла. Өч ирләр, 10 хатын-кызлар уку төркемнәре эшли. Мәчеткә йөрүче халыкның саны арта. Дини мәрәсимнәр тиешле дәрәҗәдә үткәрелә. Кышын җылылык системасы яңартылды.  Быел кайбер төзекләндерү эшләре, якшәмбе мәдрәсәсе бинасын төзә башлау планлаштырыла.

Мәчет әһелләре мәчет имамнары эшчәнлеген уңай яктан гына бәяләде.

Шулай ук җыелышта ревкомиссия отчеты тыңланды һәм аның эшенә канәгатьләнерлек дип бәя бирелде. Имам-хатыйб мәчетнең аеруча актив әгъзаларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан җыелышта катнашучылар  хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *