Чаллыда Корбан бәйрәме ничек узды

9 июль көнне бөтен дөнья мөселманнары динебезнең күркәм бәйрәмнәренең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтте. Корбан чалу 3 көн дәвам итсә дә, гает намазы бәйрәм көннәренең беренчесендә генә укылганга, бүген шәһәребез мәчетләре күпләгән халыкны үзендә туплады. Бәйрәм намазы иртәнге 3:00 сәгатьтә вәгазьләрдән башланып китте. Алданрак килгәннәр өчен шәһәребез имамнары Коръән укыды. Гает намазы исә Чаллы мөхтәсибәте мәчетләрендә иртәнге 3:30 сәгатьтә укылды. Алар тәмамлангач 4:30 сәгатьтән башлап элеккеге ит комбинаты тукталышы янында үзәкләштерелгән рәвештә Корбан чалу урыны эшен башлады.

Шәһәребездә төп гает намазы гадәттәгечә “Нур-Ихлас” мәчетендә шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы катнашында укылды. Шулай ук әлеге чарада Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Шәвкат улы һәм аның урынбасары Рамил Мәрван улы да катнашты. Бәйрәм намазы тәмамлангач Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Рамил Мәрван улы белән берлектә үзәкләштерелгән корбан чалу урынын зиярәт итте. Соңрак шәһәребезнең кайбер мәчетләрендә балалар өчен Корбан гаете уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *