Чаллыда корбан гаете бәйрәме

Яр Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете бәйрәме вәгазьләре иртәнге 5:00 сәгатьтә башланды. Намазга килгән халык мәчеткә сыеп бетмәү аркасында бер өлешенә намазны урамда укырга туры килде. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин гает намазын “Нур-Ихлас” мәчетендә укытты. Бәйрәм намазыннан соң “Ихлас” һәм “Чишмә” мәчетләрендә килгән халык плов белән сыйланды, ә “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен зур бәйрәм оештырылды.

Гает намазына кадәр Үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгына ике меңнән артык сарык кертелде. Гает намазы тәмамлану белән, иртәнге сәгать алтыдан башлап, мәйданчыкта корбан чалу башланды. Бу эш өч көн дәвамында барачак. Мохтаҗлар өчен корбан ите җыю оештырылган. Шулай ук “Ихсан” фонды тарафыннан “Курбан Байрам в каңдый дом” дип аталган акция уздырыла. Аның барышында һәр теләгән кеше корбаннарын “Ихсан” фонды ярдәмендә чала хәм мохтаҗларга тарата ала. Корбан чалучылар су, элеп тунау урыннары белән тәэмин ителгән, ветеринария контроле, ГИБДД, полиция посты эшли, мал калдыклары җыеп барыла, намаз бүлмәсе җиһазланган. Мал чалу һәм тунау хезмәте күрсәтелә.

Рәсемнәрдә: “Нур-Ихлас”, “Утыз Имәни” һәм “Рамазан” мәчетләрендә бәйрәм вәгазен тыңлау, мөхтәсибәттә балалар өчен уздырылган бәйрәмнән һәм корбан чалу мәйданчыгыннан күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *