Корбан бәйрәме бүләкләре

Шәһәребез мәчетләрендә Изге Корбан бәйрәменә багышланган чаралар үтә. 20 август көнне ЗЯБ бистәсендә урнашкан “Әбүзәр” мәчетендә картларны хөрмәтләп мәчет имам-хатыйбы Али хәзрәт Багаутдинов 18 бабайга бүләкләр таратты. Ә 22 август көнне “Чишмә” мәчетендә сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен Корбан мәҗлесе уткәрелде. Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләреннән якынча 90 кунак җыелган иде. “Чишмә” мәчетендә мондый чара инде икенче ел уздырыла. Инсаф хәзрәт Хасанов килгән кешеләргә вәгазьләр сөйләде, пылау, чәй белән сыйлады, һәм шулай ук бүләкләр таратты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *