Коръән укучылар составы яшәрә

28 мартта  Чаллының “Ак мәчете”ндә балаларның Коръән уку буенча республикакүләм традицион бәйгесе үтте. Ул сан ягыннан караганда 23 нчесе булды. Бәйгедә җөмһүриятебезнең   11 шәһәр-районыннан (Тукай, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Мамадыш, Әлмәт, Казан, Чаллы) Удмуртиянең Ижевск, Ува, Можга шәһәрләреннән   123 вәкил катнашты.

Шунсы игътибарга лаек: яшь Коръән укучылар составы   елдан-ел яшәрә бара. Быелгы бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә 51 бала көч сынашты, ә  15 яшькәчә – 14.

Бәйге Коръән укып башланды, аннары Кемерово фаҗигасында һәлак булучылар рухына дога кылынды.  “Ак мәчет” имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ хәзрәт Яхин, шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлеге башлагы Рөстәм Галиуллин, Татарстан мөфтиенең I урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин яшь Коръән укучыларны сәламләделәр, аларга ошбу изге эштә уңышлар теләделәр. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үз чыгышында Коръән, Коръән-хафиз төшенчәләренә аңлатмалар да бирде. “Коръән сүзе күп итеп укуны, ә хафиз истә тотуны, күңелдә саклауны аңлата,”- диде ул.

Быел да җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде.   Ул исә яттан, карап укыганда тәҗвидне ничек үтәве, мәкаме, киенеше, үз-үзен тотышы буенча бирелде.   Иң тырышлар һәм осталар җиңде. 7 яшькә кадәр малайлар төркемендә иң күп баллны Әгерҗе районының Чишмә авылыннан Яхья Корбанов җыйды. 10 яшькә  кадәрге төркемдә Чаллыдан Амаль Гаджиев, 13 яшькә кадәр Алабугадан Ясин Хәйдаров, 15 яшькә кадәргеләр арасында Түбән Камадан Мөхәммәд Әхмәтшин   җиңделәр.  7 яшькә кадәрге кызлар арасында иң остасы булып Чаллы мөхтәсибәтенең “Хәзинә” клубында тәрбияләнүче Агабалова Назилә танылды. 10 һәм 13 яшькә кадәрге кызлар төркемнәрендә беренче призларны   Тукай районының Югары Байлар авылыннан бертуган Хәдичә һәм Айсылу Хаҗиевалар яулады.  Ә 15 яшькә кадәрге төркемдә Түбән Камадан Гайшә Зыятдиновага тиңнәр булмады.

Бәйгедә катнашучылар арасында инде бу чарага күп еллар катнашып килүчеләр белән бергә, беренче тапкыр килүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Сарманнан Рамил Садыков уллары 10 яшьлек Мөслим һәм 5 яшьлек Кәрим белән килгән. “Биредә сөенеч таптык,”- ди ул. Ә менә Ижевскийдан Равил хәзрәт Газизовның уллары бәйгедә инде 7 ел. Иң өлкәне Камилгә 16 яшь тулган. Шуңа күрә ул инде катнаша алмый. Ә менә 11 яшьлек Ильяс һәм 7 яшьлек Хәлил бик актив  катнаштылар. Алар чын мөселманча киюнүләре белән дә башкалардан аерылып торалар иде. Ильяс үз яшь төркемендә III призлы урынны яулады. Ә менә Хәлилгә җиңү насыйп булмады. Ул ошбу хакта белгәч  әтисенең кочагында үкси-үкси елады. Балаларның җиңүгә омтылышы менә нинди дәрәҗәдә иде.

Бәйгедә иң яшь  катнашучылар булып Удмуртиянең Ува шәһәреннән 2 яшьлек Зәйнәб Гатауллина, Түбән Камадан 3 яшьлек Мәхмүд Хафизов танылдылар.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Гомумән, бәйгедән бер бала да бүләксез кайтмады. Соңыннан Коръән бәйгесендә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

            Рәсемнәрдә: бәйгедән күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *