Якшәмбе укучылары өчен викторина

Чаллының “Туфан” мәчетендә якшәмбе укулары барышында менә өченче ел инде пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина  үткәрелә. Быел мондый чара 1 апрельдә булды. Викторина берничә ел укучылар, икенче ел укучылар, беренче ел укучылар арасында аерым-аерым уздырылды. Аларда җәмгысе 53 кеше катнашты. Берничә ел укучыларга 61 сорау бирелсә, беренче ел укучыларга – 33.   Арада гакыйдә, фикх буенча да сораулар бар иде.  Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин  күпләрнең җаваплары сокландыргыч булуын билгели. “Мондый чаралар якшәмбе укуларының нәтиҗәлелеген арттырырга, дәрес материалларын уңышлы үзләштерергә ярдәм итүенә инандык. Шуңа күрә ел саен викторинага күбрәк кеше тартырга тырышабыз,”- ди ул.

Берничә ел укучылар арасында Нурия, Зөлфия, Рабига ханымнар, икенче ел укучылар арасында Тәскирә, Тәнзилә, Шәфика ханымнар, беренче ел укучылар арасында Гөлүзә, Әлфия, Әгъния ханымнар иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Җиңүчеләргә истәлекле  бүләкләр тапшырылды. Гомумән бер катнашучы да бүләксез калмады.  Буш вакытларда чарада катнашучыларга  “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, мәдрәсә мөгаллимнәре Габделмәлик хәзрәт Саттаров, шәһәр имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ хәзрәт Яхин  вәгазьләр сөйләделәр.   Соңыннан килгән халыкны пылау белән сыйлау булды. Мәчет янына сыйланырга килүчеләр арасында ЖКХ хезмәткәрләре, мәхәлләдә яшәүче мохтаҗлар да бар  иде.

Тулаем алганда, чара бик күңелле, файдалы булып узды.  Анда катнашучылар оештыручыларга рәхмәт әйттеләр, мондый чараларның киләчәчктә булуын теләделәр.

Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина Чаллының “Туфан” мәчетендә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлына багышланган викторина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *