Әлфәс хәзрәт: “Рамазан бик матур, тыныч уза”

Чаллы мәчетләрендә Рамазан ае зур активлык белән башланды. Ошбу хакта шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай ди: “Рамазан аен көтеп алдык. Аллага шөкер, үткән елларда да озын көннәрдә тотарга туры килде, шуңа күрә быел бераз кызуырак булса да, өйрәнгән булгач, авырлыгы әллә ни сизелми. 19 сәгать уразада булсак та, мәшәкатьләр белән көн бик тиз үтеп китә.   Аллаһы Тәгалә Үзенең вәгъдәсендә булганча җиңеллеген бирә, Аллага шөкер уразалар җиңеллек белән тотыла. Тәрәвихларда, ифтарларда күп яңа яшьләрне күрәбез. Менә шунсы аеруча куанычлы. Ураза озын, кызу дип тормыйлар, өсләрендә булган фарызны аңлап уразага керәләр. Шәһәрдә бик күп урыннарда ифтарлар бара. Шуларда очрашабыз, күрешәбез. Аллаһы насыйп итсә, Республикабыз ифтарына барачакбыз. Үзебездә 24 майда шәһәркүләм ифтар булачак. Аны без бер урында зур мәҗлес итеп  үткәрәчәкбез  һәм барлык мәчетләребездә дә шул ук көнне мөмкин булганча күбрәк кешеләрне җәлеп итеп уздырачакбыз, иншә Аллаһ. “Ихлас”, “Тәүбә”, “Утыз Имәни” мәчетләрендә ифтар көн саен оештырыла. Барлык мәчетләрдә дә Коръән хәтем кылына. Ә “Ак мәчет”тә, “Тәүбә”дә, “Сөембикә”дә Коръән тәрәвих намазларында хәтем кылына. Рамазан ае шулай бик матур, тыныч  уза.”

 

   Рәсемнәрдә: “Сөембикә”, “ГЭС” , “Утыз Имәни” мәчетләрендә тәрәвих намазлары; төрек кунагы Абдурахман Йолдан “Нур-Ихлас” мәчете мөселманнары арасында (уңнан беренче); “Әбүзәр” мәчете кафесында “Хәят” мөслимәләр Берлеге туташлар өчен оештырган ифтар мәҗлесе; “Туфан” мәчетендә уздырылган авыз ачу мәҗлесе: имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт “Туфан” мәчете ифтарында чыгыш ясый..

SONY DSC
SONY DSC

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *