Тәҗвид һәм фикх фәннәре буенча викторина

2 апрельдә Чаллының “Туфан” мәчетенең якшәмбе мәктәбендә дин дәресләре алучылар арасында тәҗвид һәм фикх фәннәрен белү буенча викторина уздырылды. Анда 60 кеше катнашты. Укучылар сорауларга язма рәвештә җавап бирделәр. Ә жюри ролен мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр үтәде. Викторина беренче һәм икенче ел укучы хатын-кызлар һәм ирләр арасында аерым-аерым уздырылды. Беренче ел укучы хатын-кызлар төркемендә 32 кеше үз гыйлемнәрен сынадылар. Алар арасында иң яхшы гыйлемне Тәскирә Багавиева, ә икенче ел укучылар арасында Хафизә ханым күрсәттеләр. Беренче ел укучы ирләр арасында Тәүзих Гыйльманов, икенче ел укучылар арасында Салих Гатауллин иң гыйлемлеләр булдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча беренчелекне яулаучыларга бүләк итеп дини әдәбият һәм намазлыклар тапшырылды.

“Туфан” мәчетендә якшәмбе укулары 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр атнаның пәнҗешәмбе көненнән кала һәр көнне алып барыла. Мәчеттә моның өчен мөмкинлекләр бар: 2 ир-ат мөгаллим, 8 мөгаллимә дәресләр бирә, җиһазландырылган 5 уку классы эшли. Мөгаллим-мөгаллимәләрнең барсы да “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлаган.

Викторинада катнашучылар өчен аш мәҗлесе үткәрелде. Аның барышында вәгазьләр сөйләнде, укытучыларга бүләкләр тапшырылды, түгәрәк өстәл артында мәчеттә үз-үзеңне тоту темасы буенча фикер алышынды. Мәчет имам-хатыйбы, Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллары шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин мондый чараларның мәчет әһелләрен дуслаштыруы, рухи яктан бер-берләренә якынайтуы турында әйтә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *