Чаллы мәчетләрендә эпидемия нисбәтеннән гомум дога кылды

10 нчы апрель, изге җомга көнендә, Татарстан мәчетләре имамнары бөтен дөнья мөселманнары белән берлектә эпидемия нисбәтеннән гомум дога кылды. Әнә шул рәвешле, кешелек дөньясы өстендә үлемгә китерүче зәхмәт авыру — коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казахтсан мөфтиятенең башлангычына — планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылуга кушылды. Әлеге чарада Чаллы шәһәре мөхтәсибәте дә катнашты. Шәһәребез мәчетләрендә өйлә намазыннан соң, бөтен татарстанлыларга һәм мөселманнарга Раббыбызның ярдәме, рәхмәте, иминлеге һәм шифасы килүен сорап, дога кылдылар.

Дин кардәшләребезне доганы калдырмаска һәм түбәндәге сүзләрне кабатларга чакырабыз:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْبَرَصِ، وَالْجُنُونِ، وَالْجُذَامِ، وَمِنْ سَيِّئِ الأَسْقَامِ

Укылышы: Аллаһүммә инни әгузу бикә минәл барасы, вәл җүнүни, вәл җүзами, вә мин сайи-ил әскам.

Мәгънәсе: «Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник инфекцион авыру) һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм”.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *