Мәчетләрдә көзге өмәләр узды

“Чисталык иманның яртысы” – диелгән Пәйгамбәребездән килгән бер хәдистә. Шушы сузләрне истә тотып Чаллы мөселманнары 20 октябрь көнне шәһәребез мәчетләре ишек алларын җыештыру өмәләре үткәрделәр. Бу чарада “Утыз Имәни” мәчетендә 15 тән артык, “Ихлас” һәм “Нур-Ихлас” мәчетләрендә якынча 10 ар кеше катнашты. Шулай ук бу әҗерле эштән “ГЭС мәхәлләсе мәчете” кешеләре дә читтә калмавы билгеле. Мәчетләрдәге өмәләр дәвам итәчәк. Сәвап эшләргә теләүчеләр 23 октябрь, сишәмбе көнне сәгать 9:00 “Туфан” мәчетендә уздырылачак өмәгә кушыла алалар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *