Актүбә шәһәре Җәмигъ мәчете белән танышу

4-6 гыйнварда Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җитәкчелегендәге делегация (Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү Фонды җитәкчесе Уел Галим улы Хөсәенов, проектлау фирмасы директоры Майков Сергей Борисович һ.б.)  Казахстанның Актүбә шәһәренә сәфәр кылды. Аның максаты шушы шәһәрнең Җәмигъ мәчете белән танышу иде. Чөнки шушы мәчетнең һәм хәзер төзелүче Чаллы Җәмигъ мәчетенең архитекторы һәм проектлаучылар төркеме шул ук. Әлфәс хәзрәт ошбу сәфәр хакында болай дип белдерде: “Актүбә мәчете проекты белән без инде күптән таныш идек, чөнки аны башта безгә тәкъдим иттеләр. Хәзер үзебездә төзелүче мәчет белән аларның архитектурасы бик якын. Актүбә мәчете дә 3 мең кешегә исәпләнелгән. Әмма җомгаларда ул 4 мең кешене сыйдыра икән. Безнең киләсене мәчеттә Казахстан Диния нәзарәте аша беләләр иде, имам-хатыйб (ул өлкә имамы да) Оспан Төлеби хәзрәте зурлап каршы алды, озатып йөрде. Мәчет 2008 елны ук куллануга тапшырылган, озакламый 10 еллыгы булачак. Без аның һәр өлеше белән җентекләп танышып чыктык. Максатыбыз – күргән уңай якларны искә алып үз проектыбызны тагын да камилләштерү иде. Мәсәлән, үткән ел Чаллы Җәмигъ мәчетенең цоколь каты төзелеп бетте, җәмгысе 30 млн. сумнан артык төзү эшләре башкарылды. Цоколь катында гына мең кв. метр буш мәйдан килеп чыкты. Проектта аны ничек файдалану каралмаган. Шулай ук башка сораулар да бар. Иң мөһиме –  проектка үзгәрешләр кертергә әле соң түгел.  Ниятебез әнә шундый иде. Сәфәребез бик тә файдалы булды дип әйтәсе килә. Актүбә мәчете мәхәлләсе тормышы белән дә якыннан таныштык, аларның уңай якларын үзебездә куллану мөмкин дип исәплим.”

Рәсемнәрдә:

Актүбә шәһәре Җәмигъ мәчете

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *