Рамазан аеның соңгы көннәре

Рамазан аеның соңгы көннәре узып бара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссаләм хәзрәтләре үзенең мөбарәк хәдисендә: «Рамазан аеның беренче ун көнлеге—Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көннәре, икенче ункөнлеге—гөнаһлардан пакьлану көннәре һәм соңгы ун көнлеге—җәһәннәм утыннан котылу көннәре», диде. Шушы кадерле көннәрдә шәһәребездә изге гамәлләр кылу дәвам итә.

29 май көнне “Энергетик” мәдәният сараенда ЯАҖ “Чаллы икмәге” генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы 325 кешелек ифтар ашы уздырды. Мәҗлес 19:30 сәгатьтә “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәтнең кыскача вәгазеннән башланды. Соңрак килгән кунакларны мәҗлесне оештыручы Рафаэль Сөләйман улы, шәһәребез башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Мәрван улы һәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин Ураза бәйрәме якынлашуы белән тәбрик иттеләр. Ифтар мәҗлесе дога кылу белән тәмамланды.

30 май көнне шәһәребезнең “Хәләл үзәк” сату йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда якынча 200 кеше учакта пешкән пылау белән авыз ачты. Мәҗлестә “Ак мәчет”, “Туфан” мәчете имам-хатыйблары һәм шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да катнаштылар. Шулай ук якын-тирәдән җыелган балалар да игътибарсыз калмады.

Шулай ук Аллаһның рәхмәте белән туташлар, ялгыз һәм мохтаҗ ханымнар өчен ифтар мәҗлесләре уздырулар дәвам итә. Ифтарлар 27 нче бистәдә урнашкан “Хәләл Үзәк”тә уза. Ифтар уздыруда ярдәм күрсәткән мөслим- мөслимәләребезгә Аллаһнын әҗер сәваплары язылсын. Ифтар мәҗлесләрендә катнашырга теләүчеләр, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр өчен телефон номеры
89172243068 .


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *