Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

 

Сезне, гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны ҮДО – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм үз исемемнән мөбарәк Корбан бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итсә иде, гыйбадәтләребезгә савапны арттырып биреп, ике дөньяда да Үзенең иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкләсә иде! Әлеге мөбарәк бәйрәм илләребезгә, йортларыбызга шатлык, иминлек, муллык, бәрәкәт һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! Аллаһы Тәгалә безнең корбаннарыбызны кабул итсен.

Кәүсәр сүрәсендә Бөек Раббыбыз шулай боера: “Һичшиксез, Без сиңа Кәүсәрне бирдек. [Шулай булгач] Раббың өчен намаз укы һәм [Аның исеме белән] корбан чал [да, корбан итләрен юксылларга тарат].”

Шулай ук хәдис шәрифтә Пәйгамбәребез (салаллаһү галәйһи вәсәлләм) Корбан бәйрәменең беренче көне турында шулай диде: “Бүген беренче эшебез бәйрәм намазы кылу, соңыннан кайтып корбан чалу. Кем дә кем болай эшләсә сөннәтебезгә ияргән булыр.”

Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме кебек үк, социаль әһәмияткә ия. Бу бәйрәмдә без мохтаҗ кардәшләребезгә корбан итләре өләшәбез, сәдакаларыбызны бирәбез, аларны шатландырабыз, шул рәвешчә җәмгыятебезне тотрыкландыруга өлеш кертәбез. Корбан чалу гамәле кешеләр арасында бердәмлек һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итә. Әлеге бәйрәм көннәрендә кеше Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга омтылырга тиеш.

Корбан чалу бәйрәмнең өч көнендә дә башкарыла. Өченче көннең ахшам намазыннан (кояш баеганнан) соң аны чалу ярамый. Корбанга чалынучы сарык, кәҗә 1 яшьтән, сыер исә ике яшьтән ким булмаска тиеш. Корбанлык өчен физик яктан сәламәт һәм көр булган мал гына сайлап алына. Сыер малын 7 кеше исеменнән чалырга мөмкин. Бер кеше исеменнән генә чалынса да дөрес. Корбан ите гадәттә өчкә бүленә. Аларның бер өлеше фәкыйрь-мескеннәргә, ятимнәргә, балалар йортларына, мәдрәсәләргә, икенче өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенә. Ә өченче өлешен хуҗа үз гаиләсе өчен калдыра. Үзе хәлле булып тулаем мохтаҗларга бирсә, әҗере күбрәк була. Мохтаҗ гаилә корбан чалып, аны тулысынча үзе өчен тотса да дөрес була.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыяты быел Корбан нисабы күләмен 32000 сум дип билгеләде. Гаиләдә ирекле 32000 сум акча булганда, гаилә башлыгына корбан чалу тиеш була.

Корбан гаетен бәйрәм итү шәһәребез мәчетләрендә 9 июль 2:00 сәгатьтә иртәнге намаздан соң башлана. 2:30 сәгатьтә Коръән уку, 3:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләре булачак. Вәгазьдән соң 3:30 сәгатьтә гает намазы укыла. Гает намазыннан соң корбан чалына башлый. Корбанлык сату һәм чалу – Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында иртәнге 4:30 сәгатьтән башлана (“Мясокомбинат” тукталышы). Мәчетләр янында корбан чалулар рөхсәт ителми.

 

Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә корбаннар чалырга мөмкинлекләр бирсен иде, чалган корбаннарыбызны кабул итсә иде. Чөнки хәдистә:”Корбанның беренче тамчы каны җиргә төшү белән бәндәнең гөнаһлары кичерелә, юк ителә”, – диелә. Аллаһы Тәгалә илләребезгә, малларыбызга, йортларыбызга бәрәкәт бирсә иде, сугыш вә чирләрдән сакласа иде, Үзенә генә гамәл-гыйбадәт кылучылардан булырга насыйп әйләсә иде. Барыбызга да Аллаһының рәхмәтендә булырга язсын. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Изге теләкләр белән,

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин,

 Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *