Өлкәннәрне хөрмәтләү

Бүген 1 октябрь көнне өйлә намазыннан соң шәһәребезнең “Нур-Ихлас” һәм “Әбүзәр” мәчетләрендә өлкәннәр көне уңаеннан мәхәллә картларына бүләкләр тапшырлды. “Нур-Ихлас” мәчетендә бу эшне шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин башкарды. Үзенең тәбрикләү сүзләрендә ул татар халкына хас булган өлкән буынга карата хөрмәтле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт турында әйтеп китте. “Әбүзәр” мәчетендә бүләкләрне мәчет имам-хатыйбы Колват хәзрәт тапшырды. Мәчет картлары кабул иткән бүләкләрдән кәнагәть калдылар.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *