Имамнарның чираттагы җыелышы

2 октябрь көнне шәһәребез мөхтәсибәтендә мәчет имам-хатыйбларының чираттагы җыелышы булып үтте. Ул көндезге 15:30 сәгатьтә башланып, кичке намазга кадәр дәвам итте. Мәҗлес “Чишмә” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды. Җыелышның төп темалары булып “Экстремизмга юк” айлыгына нәтиҗә ясау һәм мәчетләрдә башланачак якшәмбе укуларына әзерлек турында фикерләшү алынды. Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җомга вәгазендә халыкка 5 октябрьдә мәчетләрдә укулар башлануын, ә 15 октябрь көнне кичке 19:00 сәгатьтә “Ак мәчет” мәдрәсәсендә татар теле курсларының беренче дәресе узачагын җиткерергә боерык бирде. Шулай ук мәҗлес барышында шәһәребез казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевэлиев мәчет имамнарына үз вазыйфаларын ТР МДН тарафыннан бастырылган “Нигезләмә” китабы нигезендә генә башкарырга кирәклеген искәреп китте. Җыелышның икенче яртысында һәр мәчет өчен Диния нәзарәтеннән кайтартылган, исем кушу, никах һәм җеназаларны теркәү кенәгәләре тапшырылды. Мөхтәсибәтнең уку һәм укыту бүлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт Зияров мәчетләрдә белем бирүче мөгаллимнәрнең аттестация узган булулары мөһимлеген ассызыклады. Мәҗлес дога кылу белән тәмамланды.



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *