Балалар көндезге лагерьда Коръән ятлый

Чаллының  “Тәүбә” мәчетендә Коръән ятлаучы балалар өчен айлык лагерь бара. Аңа   7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 16 ир бала җәлеп ителде. Мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев болай ди: “Иң яхшы укучыларны җыю  һәм ай буена җүз ярым Коръән ятлату бурычын куйган идек. Кемдер бу максатка иреште, кемдер ирешә алмады. Кайсыберләре бер җүз, икенчеләр ярты җүз ятладылар. Гомумән алганда, бик уңышлы булды. Коръән ятлау дәресләреннән тыш, балалар футбол уйнадылар, Камада көймәдә йөзделәр, су коендылар, экскурсияләргә чыктылар, тәмле ашлар ашадылар. Балалар бик канәгать, әлхәмделилләһ.”

Коръән ятлаучылар  лагере 10 августка кадәр дәвам итә. Бу смена тәмамлангач мәчеттә  14 августта мөселман балалары өчен чираттагы лагерь ачыла.   Ул  быелгы җәйге сезонда сан ягыннан караганда өченчесе  булачак һәм атна дәвамында эшләячәк.

Мәчеттә балаларның  беренче көндезге лагере 10-19 июльдә эшләгән иде. Анда 50 бала ял итте.

Рәсемнәрдә: “Тәүбә” мәчете лагерында Корән ятлаучы балалардан бер төркем.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *