“Хәят” мөслимәләр җәмгыяте янәдән җыелды

11 нче октябрьдә “Хәят” мөслимәләр җәмгыяте янәдән Чаллы шәһәренең Хәләл үзәгенә җыелды. Алар каршында Утыз Имәни мәчетеннән Инсаф хәзрәт чыгыш ясады. Хәзрәтнең “Ике дөнья бәхете” исемле чыгышы мөслимәләргә бик ошады. Аллаһ Тәгалә бу дөньяда бөтен нәрсәне дә парлы итеп яраткан. Аның җирдәге бу кануны шулай ук кешеләргә дә кагыла. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәннең “Рум” сүрәсенең 21 аятендә болай дип әйтә:
وَمِنْ آَيَاتِهِ أَنْ خَلَقَ لَكُمْ مِنْ أَنْفُسِكُمْ أَزْوَاجًا لِتَسْكُنُوا إِلَيْهَا وَجَعَلَ بَيْنَكُمْ مَوَدَّةً وَرَحْمَةً إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآَيَاتٍ لِقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ
“Аның (Аллаһның кодрәтен күрсәтүче) билгеләреннән: Ул (Аллаһ) сезгә (күңелегез) алардан тынычлык табу өчен үзегез кебек үк парларны (хатын–кызларны) яратты, арагызга ярату һәм рәхимлелек булдырды. Чынлыкта бу нәрсәләрдә фикерләүче кешеләр өчен билгеләр бар!” Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә ир кешенең пары хатын–кызны барлыкка китерүе турында хәбәр итә.
Чыгыш ахырында хәзрәт күп санлы сорауларга җавап та бирде. Мөслимәләребез алдагы очрашуларның берсен Утыз Имәни мәчетендә уздыруыбызны сорадылар.
«Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). — Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек». Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган — саулыгын да биргән, биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы ирештергән . Шуны истә тотып, “Сәламәтлек – зур байлык” темасы буенча Мөгаллимә апа практик күнегүләр ясатты.
Очрашу бик файдалы узды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *