Мәүлид шәһәр күләмендә билгеләнде

24 декабрьдә Чаллы мэриясенең 800 кешелек концертлар залында Мәүлид аена багышланган зур тамаша узды. Ул Коръән укудан башланды. Аннары мөселманнарны шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәламләделәр.

Мөфти хәзрәт үзенең чыгышында Мәүлидне үткәрү дөрес булуын Коръән аятьләре һәм хәдисләр белән дәлилләде, ә Рамил Мәрван улы Мәүлидне шәһәр күләмендә билгеләп үтүнең традициягә керәчәгенә ышаныч белдерде. Тантанага җылучылар шәһәрнең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхинның пәйгамбәребезнең (с.г.в.) асыл сыйфатлары турындагы кыска, әмма бик тә эчтәлекле вәгазен тыңладылар. Аннары мөхтәсибәтнең “Хәзинә” якшәмбе мәктәбендә дин гыйлеме алучы балаларның чыгышы булды. Алар пәйгамбәребезне олылап салаватлар әйттеләр. Соңыннан тамашачыларга Ильяс Халиковның “Минбәр”  дини театры спектакле күрсәтелде. Ул Болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итүенә багышланды.

   Рәсемнәрдә: Әлфәс хәзрәт чыгыш ясый; балалар пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылап салаватлар әйтә; Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт тантана ахырында “Минбәр” театры артистларына рәхмәтен белдерә.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *