Мәчеттә – кышкы өмә

27 февральдә Чаллының “Туфан” мәчетендә чираттагы өмә узды. Анда 30 лап мөселман катнашты. Ошбу хакта мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин болай ди: “Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән 27 февраль көнне иртәнге 8 дән башлап көндезге 2 гә кадәр мәчетебездә өмә булды. Хатын-кызларыбыз бик актив катнаштылар. Бөтен мәчетнең эчен җыештырып чыгардылар һәм дә мәчеттә булган гөлләрне тәртипкә китерделәр, келәм-паласларны кагып, юдырасын юдырдылар. Өмәләр үткәрү безнең гадәткә кергән. Гадәттә беренче өмә уку елы башланганчы, ягъни октябрь аенда була. Икенче өмә – кыш көне – чиста карлар яугачтын келәм-паласларны кагарга җиңел булсын өчен. Өченчесе – уку елы тәмамланганда. Җәй көне чәчәкләр үстерү буенча өмәләр уза. Хатын-кызлар үзара сөйләшәләр дә, килеп чәчәкләр утыртып, аларны тәрбияләп китәләр.”

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *